Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм сайт кунаклары!
Сезне Татарстан Республикасы Раисы каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил сайтында күрүемә шатмын.
Минем вазыйфам Татарстан Республикасы Раисы тарафыннан эшмәкәрләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларның вазыйфали затлары белән мөнәсәбәтләрдә яклау максатларында булдырылды.
Сез Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт органнары белән мөнәсәбәтләрдә килеп чыккан проблеманы җентекләп тасвирлап, жалобалар белән мөрәҗәгать итә аласыз. Мин сезнең мөрәҗәгатегезне игътибар белән өйрәнәчәкмен һәм, сезнең законлы хокукларыгыз һәм мәнфәгатьләрегез бозу фактлары ачыкланган очракта, тиешле чаралар күреләчәк.
Бу сайтта Татарстан Республикасы Раисы каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең вәкаләтләре турында тулы мәгълүмат урнаштырылган. Бу сезгә Россия һәм Татарстан Республикасы өчен яңа булган бу институт белән тулырак танышырга мөмкинлек бирәчәк.