1998 — Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (белгечлек - икътисад)
2001–2005 — Казан шәһәре администрациясенең «Правопорядок» шәһәр фондының башкарма директоры
2006 — Казан шәһәре Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитетының стратегик планлаштыру һәм территориаль үсеш бүлеге башлыгы
2006–2009 — Казан шәһәре Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе урынбасары
2009–2015 — Универсиада авылы мэры, «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының Башкарма дирекциясе» автоном коммерциячел булмаган оешмасының генераль директоры урынбасары
2015 — Мәскәүдә «СКОЛКОВО» идарә итү мәктәбен тәмамлый (Бизнес белән идарә итү остасы)
2015–2018 — Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры
2018–2020 — Татарстан Республикасының икътисад министры
2020 — Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе итеп билгеләнә
2020 — Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил - Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе итеп билгеләнә
Икътисад фәннәре докторы, профессор.
Өйләнгән. Ике баласы бар.