Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың һәр муниципаль районында һәм шәһәр округында иң актив һәм танылган эшмәкәрләр арасыннан Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкилләре билгеләнгән. Алар иҗтимагый нигездә урыннарда эшмәкәрләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен тәэмин итүдә аңа ярдәм итәләр.