Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Бу бүлектә сез Татарстан Республикасында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкилнең сезнең бизнесыгызга карата үткәрелгән тикшерүләрдә катнашуын сорап гариза тапшыра аласыз.
1. Әлеге ресурс аша электрон документ рәвешендә җибәрелгән гаризалар тапшырылган көндә каралуга алына һәм Вәкаләтле вәкил һәм җәмәгать кабул итү бүлмәсе белгечләре тарафыннан карала.
2. Гаризаны җибәрер алдыннан форманың барлык мәҗбүри юлларын дөрес тутырганыгызга инаныгыз.
3. Вәкаләтле вәкил закон кысаларында дәүләт һәм муниципаль органнар үткәрә торган тикшерүләрдә катнаша ала.