«Эшмәкәрләр Татарстан дәүләт заказчыларын җирле җитештерүчеләрне сайларга чакыра»: ТР бизнес-омбудсмены Биектау районы эшкуарлары белән очрашты

2026 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрид Габделганиев Биектау муниципаль районына эш сәфәре кысаларында өч сәнәгать предприятиесендә булды һәм эшмәкәрләр белән очрашты.

Эш сәфәре бизнеска административ йөкләнешне киметү һәм эшкуарлык өчен уңай шартлар булдыру бурычын хәл итү кысаларында оештырылды. Бу бурычны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйды.

«Муниципаль районнарга атна саен диярлек барабыз. Мондый сәфәрләрнең максаты - җирле эшмәкәрләрнең системалы проблемаларын ачыклау һәм эшлекле климатны яхшырту өчен адреслы чаралар уйлап табу», - дип сөйләде ТР бизнес-омбудсмены.

Фәрид Габделганиев Биектауның Татарстаның иң тиз үсүче районнарының берсе булуын билгеләп үтте. Районның тулаем территориаль продуктында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 33 проценттан артык. Шәхси эшмәкәрләр саны биш елда ике тапкырга диярлек арткан - 2021 елда 1361 кеше булса, 2026 елда алар 2548 кеше булган.

Ул шулай ук Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институтының елның беренче яртысындагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Бу чорда институт 495 мөрәҗәгать кабул иткән, шуларның 21е Биектау районыннан булган. Вәкаләтле вәкилнең муниципаль районнардагы вәкилләренә дә чагыштырмача шундый ук санда мөрәҗәгатьләр килгән. Алар шунда ук урынында хәл ителгән. «80 процент очракта без эшкуарларның мәнфәгатьләрен яклыйбыз, калган очракларда юридик консультацияләр бирәбез», - дип хәбәр итте Фәрид Габделганиев.

Сорау-җавап сессиясе тәмамлангач, Биектау районы эшкуарлары өчен бизнес-интенсив оештырылды. Чакырылган экспертлар контрагентлар арасындагы бәхәсләрне медиация процедурасы ярдәмендә хәл итү мөмкинлекләре, 2026 елда дәүләт ярдәменнән файдалану һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртү үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Макслазер» лазер үзәгендә, «АГАТ» җиһазлар фабрикасында һәм «Энергоспецинжиниринг» заводында булганда предприятиеләрнең җитәкчеләре үсеш планнары турында сөйләде һәм хәл итүне таләп итүче мәсьәләләрне атады.

«Эшмәкәрләр дәүләт заказчыларын тендерлар уздырганда Татарстан җитештерүчеләрен сайларга чакыра. Мондый тәкъдимнәрне без системалаштырачакбыз һәм Татарстан Республикасында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү оператив штабына юллаячакбыз. Кирәк булса бу мәсьәләне ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов дәрәҗәсенә, ә аның ярдәме белән федераль дәрәҗәгә дә чыгарачакбыз. Безнең моңарчы Татарстан эшкуарлары мөрәҗәгатеннән соң Россия Хөкүмәте дәрәҗәсендә карарлар кабул ителгән очраклар булды. Мәсәлән, җиңел сәнәгать товарларын маркировкалау турында карар шулай кабул ителде», - дип билгеләп үтте Фәрид Габделганиев.

Эш сәфәренә һәм эшкуарлар белән очрашуларга йомгак ясап, бизнес-омбудсмен барлык сораулар һәм тәкъдимнәр эшкә алынды, дип белдерде. «Бизнес ярдәмне тоярга тиеш. Без бизнес өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тотуны дәвам итәчәкбез һәм эшкуарларга бурычларын хәл итүдә ярдәм итәчәкбез», - дип ассызыклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International