Булган кыенлыкларга карамастан, Кукмара муниципаль районында бизнес үсештә. Район кече һәм урта эшкуарлыкның тулаем территориаль продукттагы өлеше буенча Татарстанда лидерлар өчлегенә керә — 54%. Соңгы елда бу күрсәткеч 1,2 процентка арткан. Бу хакта бүген Кукмара районы эшкуарлары белән очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрид Габделганиев белдерде.
Ул республикада эшкуарлар хокукларын яклау институтының эш нәтиҗәләре турында сөйләде. 2025 елда һәм 2026 елның беренче кварталында бизнес-омбудсмен адресына 1602 мөрәҗәгать килгән, алар арасыннан 31 мөрәҗәгать - Кукмара районыннан. 80% очракта эшкуарларның мәнфәгатьләрен яклау уңышлы була, калганнары буенча җентекле юридик консультацияләр бирелә.
«ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан командасының бизнеста административ йөкләнешне киметү буенча системалы эше сизелерлек нәтиҗәләр бирде: 2020 елда контрольлек итү-күзәтчелек органнары гамәлләренә карата шикаятьләр безгә килгән барлык мөрәҗәгатьләрнең 42%ын тәшкил итсә, 2025 елда мондый бер генә шикаять тә теркәлмәде», - дип ассызыклады Фәрид Габделганиев.
Эшкуарлар белән очрашуда район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. Ул узган ел эчендә районда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 6,2%ка артуын хәбәр итте. Кукмара районының үзенчәлеге - эшкуар-җитештерүчеләрнең өлеше югары булып, сәүдә өлкәсенең өлеше түбән булуында (40% тан кимрәк). Шулай ук район маркетплейсларда үз продукциясен тәкъдим итүчеләр саны буенча да алдынгылардан санала.
«Район икътисадының структурасы төрләнә бара, бигрәк тә кече бизнес предприятиеләрендә сәнәгать җитештерүенең үсүе куандыра. Бу - имин үсеш билгесе», - дип билгеләп үтте ТР Бизнес-омбудсмены. Ул шулай ук районда «Кукмара» һәм «Рамазан икмәге» кебек ике сәнәгать паркының тотрыклы эшләвен ассызыклады. Резидентларның әйләнеше 355 миллион сумнан 395 миллион сумга кадәр арткан, эш урыннары саны 280нән 305кә җиткән.
Сергей Димитриев 98 гектар мәйданда яңа сәнәгать мәйданчыгы булдыру проекты турында сөйләде. Биредә яңа предприятиеләргә 10 миллиард сум тирәсе акча кертергә әзер булган алты резидент бар инде. Проектлар арасында 20 миллиард сум күләмендә планлаштырылган табышы булган комбинат, лифтлар заводы, суыткыч җитештерү цехы һәм тәүлегенә 20 тонна әзер ризык чыгаручы завод бар.
«Әгәр яңа сәнәгать мәйданчыгын эшләтеп җибәреп, тулысынча тутыра алсак, районның тулаем территориаль продукты 27 миллиардтан 100 миллиард сумга кадәр үсәчәк. Бу яхшы салым базасы булачак. Район бөтенләй үзгәрәчәк», - дип ассызыклады район башлыгы.
Очрашу барышында эшкуарлар интернет-элемтә сыйфаты, товарларны маркировкалаудагы кыенлыклар һәм квалификацияле кадрлар җитмәү кебек берничә актуаль мәсьәләне күтәрделәр.
«Әгәр эшкуар проблема турында әйтә икән - без, уртак көчләр белән, аны тиз һәм нәтиҗәле хәл итәргә тиешбез. Без моның өчен җыелабыз да, моның өчен эшлибез дә», - диде Сергей Димитриев.
Очрашуда яңгыраган иң мөһим фикернең берсе - җитештерүче эшкуарларның инициативасы булды. Алар квалификацияле эшче кадрларның - токарьлар, фрезерлаучылар, эретеп ябыштыручылар һәм ЧПУ станоклары операторларының кискен җитмәвенә игътибар иттеләр. Эшкуарлар Кукмара районында Казан яисә Алабуга ресурс үзәгенең филиалын ачарга яки җирле аграр көллияттә укытыла торган кирәкле белгечлекләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим итте. Эшкуарлар уку урыннарын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә - үз базаларында яки үз исәпләренә - әзер булуларын белдерделәр.
Алар фикеренчә, мондый көллият ачу кадрлар проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк - яшь белгечләр районда калачак. Шулай ук квалификацияле кадрлар булу Кукмара районының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырачак һәм яшьләргә аңлаешлы карьера юлы - нинди хезмәт хакы һәм нинди эш урыннары көткәнен алдан белү мөмкинлеген бирәчәк.
Район башлыгы Сергей Димитриев һәм ТР Бизнес-омбудсмены Фәрид Габделганиев әлеге инициативаны хупладылар һәм мәсьәләнең республика җитәкчелегенә җиткереләчәген расладылар.