2026 елның 22 июнендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрид Габделганиевның муниципаль районнардагы һәм шәһәр округларындагы иҗтимагый вәкилләре белән эшлекле очрашуы узды. Очрашу барышында 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, алдагы чорга төп эш юнәлешләре билгеләнде, шулай ук, урыннарда эшне көчәйтүне таләп иткән проблемалы өлкәләр билгеләнде
Очрашуны ачып, Фәрид Габделганиев хезмәттәшләрен мөһим казаныш белән котлады: 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Инвестицион климат торышы буенча милли рейтингта беренче тапкыр беренче урынны алды, Мәскәү шәһәре шулай ук беренчелектә.
«Татарстанның беренче урыны артында ТР Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның, республика Хөкүмәтенең, барлык тармак ведомстволарының, муниципалитетларның, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының, эшлекле берләшмәләрнең һәм, әлбәттә, бизнесның үзенең һәркөнлек системалы тырышлыгы тора», - дип ассызыклады ул.
ТР Бизнес-омбудсмены билгеләп үткәнчә, инвестицион климат салымнар һәм юллардан гына гыйбарәт түгел. Бу - эшкуарның үзен якланган дип хис итү дә.
«Бәхәс туган очракта бизнесмен бизнес-омбудсменга яисә аның вәкиленә мөрәҗәгать итә алачагын һәм аны яклаячакларын белә икән - бу да төбәккә инвестицияләр кертү турында карар кабул итүгә йогынты ясый», - дип ачыклык кертте Фәрид Габделганиев.
2026 елның беренче яртыеллыгында Вәкаләтле вәкилнең кайнар линиясенә Татарстан эшкуарларыннан 495 мөрәҗәгать кергән. Бу, узган елның нәкъ шушы чоры белән чагыштырганда, бераз күбрәк һәм бу бизнесның эшкуарлар хокукларын яклау институтына ышанычы саклануын күрсәтә. Тагын 50дән артык мөрәҗәгать иҗтимагый вәкилләр аша килгән. Алар исә 120дән артык эшкуарны шәхси кабул иткән һәм сорауларын урыннарда ук хәл иткәннәр..
Фәрид Габделганиев ассызыклаганча, 80% очракта эшкуарларның мәнфәгатьләрен яклау уңышлы булган, ә калган мөрәҗәгатьләр буенча җентекле юридик консультацияләр бирелә.
Түбәндәге мәсьәләләр буенча иң еш мөрәҗәгатьләр булган:
хакимият һәм җирле үзидарә органнарының гамәлләренә яки гамәл кылмауларына шикаятьләр — 23% (2025 ел белән чагыштырганда +5%). Эшкуарлар баш тартуларга, эшне сузуга һәм нигезсез таләпләргә зарлана;
кануннарны аңлатуны сорау — 19%. Интернетта еш кына нормалар дөрес аңлатылмый, шуңа күрә бизнеска тикшерелгән, рәсми мәгълүмат кирәк;
махсус хәрби операция (МХО) зонасыннан кайткан эшкуарларга ярдәм күрсәтү — 11%. Элеккеге хәрби хезмәткәрләр үз эшләрен ачарга яки бизнесларын яңартырга тели, аларга ярдәм һәм яклау кирәк була.
Шулай ук, дәүләт ярдәме чаралары, хокукый ярдәм буенча, товар билгеләре ияләре тарафыннан мөрәҗәгатьләр еш булган.
Агымдагы елның төп темасы булып салым кануннарындагы масштаблы үзгәрешләр кала. 2026 елдан башлап, гадиләштерелгән салым салу системасында (УСН) өстәлгән кыйммәткә салым (НДС) түләү өчен керем чиге 60 миллионнан 20 миллион сумга кадәр төшерелде. Шул ук вакытта, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, 20 миллион сумлык дәрәҗә туктатып торыла - планлаштырылган 15 һәм 10 миллион сумга кадәр киметү якын елларда булмаячак.
«Без бу теманы аерым контрольдә тотарга тиешбез. Әгәр дә бизнес яңа кагыйдәләргә күчкәндә кыенлыклар белән очраша икән - без ярдәм итәргә бурычлы», — дип белдерде Фәрид Габделганиев.
Вәкаләтле вәкил 2025 ел ахырында кабул ителгән мөһим кануннарны искә төшерде: октябрь аенда кече һәм урта эшкуарлык субъектларын гаилә предприятиеләре дип тану тәртибе расланды, ә декабрьдә һөнәрчеләргә ярдәм итү турындагы канун кабул ителде. Бу канун аларга рәсми статус һәм үз эшләнмәләрен мәҗбүри маркировкасыз, шул исәптән маркетплейсларда сату хокукын бирде.
Бизнес-омбудсмен моңа ачык үрнәк итеп Спас районындагы күп балалы Сычевлар гаиләсен китерде. Алар ихтыяҗ булган өй сырлары, эремчек һәм май җитештерү буенча үз цехларын булдырганнар. Шул ук вакытта, чимал сыйфатында Сычевлар сөтне башка гаилә фермерларыннан сатып алалар. Шул рәвешле барлык катнашучылар өчен дә үзара файдалы булган рәсми булмаган горизонталь кооперация барлыкка килгән.
«Бу икътисад кына түгел. Бу - мәдәни традицияләрне саклау, авылларда халыкны эш белән тәэмин итү, гаилә кыйммәтләрен яңарту һәм туризм потенциалын үстерү дә», — дип ассызыклады бизнес-омбудсмен.
Фәрид Габделганиев билгеләп үткәнчә, иҗтимагый вәкилләр эшкуарларның проблемалары турында беренче булып белергә һәм аларны хәл итәргә булышырга тиеш. Шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашкан элеккеге хәрбиләргә эшкуарлыкта ярдәм итү иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала.
Очрашу барышында иҗтимагый вәкилләр үзара эш тәҗрибәсе уртаклашты. Шулай ук уку модуле кысаларында алар алдында юрист-экспертлар һәм ясалма интеллект өлкәсендәге белгечләр чыгыш ясады.
Очрашу ахырында бизнес-омбудсмен хезмәттәшләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм урыннарда эшкуарларга ярдәм итү өчен булган мөмкинлекләрне тагын да активрак кулланырга чакырды.
«Сезнең активлыктан һәм нык торуыгыздан җирле бизнесның хәле, аның үсеше һәм киңәюе тора. Татарстан Республикасында эшкуарлыкны үстерү хакына алып барыла торган бу мөһим эшебездә сезгә уңышлар телим», - дип йомгаклады Фәрид Габделганиев.