Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрид Габделганиев, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Дмитрий Трусов һәм Казан районара табигатьне саклау прокуроры Роман Терехов калдыклар белән эшләү һәм икенчел чималны эшкәртү өлкәсендә эшләүче эшкуарлар белән очрашты.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Попова, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының калдыклар белән эшләү бүлеге башлыгы Диана Краснова, «Торговый дом СБ Плюс» ҖЧҖ директоры Василий Сологуб (Менделеевск шәһәре), шәхси эшкуар Рөстәм Нугуманов (Нурлат шәһәре), «СТРЕЙЧ ГРУПП» ҖЧҖнә нигез салучы Артем Биряльцев (Яшел Үзән шәһәре), шәхси эшкуар Асия Тайганова (Казан шәһәре), «Промвест» җитештерү берләшмәсе ҖЧҖ генераль директоры Андрей Балта (Яр Чаллы шәһәре) катнашты.
Очрашуны ачып, Фәрид Габделганиев каты коммуналь калдыклар (ККК) белән эшләү мәсьәләләренең эшкуарлар мөрәҗәгатьләрендә традицион рәвештә еш күтәрелә торган темаларның берсе булуын билгеләп үтте. Каты коммуналь калдыклар белән эшләү системасы реформасы башланган чорда, ягъни 2020–2021 елларда, бу темага шикаятьләрнең 12%тан артыгы туры килгән. Бүген әлеге мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләр саны 3%тан да кимрәк, әмма ул барыбер игътибар үзәгендә кала.
Табигатьне саклау прокуроры урынбасары Дмитрий Трусов билгеләп үткәнчә, дәүләт күмелә торган калдыклар күләмен киметү буенча озак сроклы сәясәт алып бара. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2024 елның 7 маенда чыккан 309 нчы номерлы Указы нигезендә, 2030 елга каты коммуналь калдыкларны 100% сортларга аеруны тәэмин итәргә һәм калдыкларның ким дигәндә 25%ын икенчел ресурслар сыйфатында әйләнешкә кертергә кирәк.
«Программа буенча кайбер чараларны башкару бизнес җилкәсенә төшә. Шуңа күрә, бизнес бу юнәлешне үстерүгә игътибар бирсен өчен шартлар тудырырга кирәк. Бүген исә эшкәртү бизнесы еш кына аз рентабельле яисә зыянга эшли. Бу нишләп шулай була? Нәрсә комачаулый? Без базарда катнашучыларның үз фикерен ишетергә теләр идек», - дип мөрәҗәгать итте эшкуарларга Дмитрий Трусов.
Эшкуарлар конкрет проблемаларны күтәрде: лицензия алудагы кыенлыклар, логистикадагы киртәләр, кануннарның камил булмавы, икенчел чималдан ясалган продукцияне сертификатлаштыру мәсьәләләре, идарә итүче компанияләр һәм халык белән эш итү.
Ачык фикер алышу барышында прокуратура вәкилләре табигатьне саклау кануннары һәм үз эшчәнлекләре буенча аңлатмалар бирделәр.
«Экология темасы - һәрвакыт республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә», — дип билгеләп үтте Фәрид Габделганиев. Ул май ахырында Казанда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Аграр азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитетының күчмә утырышы узуын искә төшерде. Бу утырыш төбәктә каты коммуналь калдыклар белән эшләү системасын үстерүгә багышланган иде. Әлеге киңәшмәдә чыгыш ясап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда калдыклар белән эшләү өлкәсендә системалы һәм комплекслы эш алып барылуын ассызыклады. Җыелып килгән экологик зыянны бетерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Самосырово чүплеген рекультивацияләү һәм Казанның чистарту корылмаларын реконструкцияләү мөһим проектлар булды. Аларны тормышка ашыру Казан агломерациясендә яшәүчеләр өчен экологик хәлне сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирде.
Шул ук вакытта Татарстан калдыклар белән эшләүнең заманча, экологик яктан куркынычсыз һәм тотрыклы системасын булдыру өстендә эшли.
«Экология - ул чикләүләр генә түгел, ә бизнес өчен яңа мөмкинлекләр дә. Калдыкларны икенчел чималга эшкәртү - перспективалы юнәлеш. Административ киртәләрне юк итү яңа эш урыннары булдырырга һәм табигатькә төшкән басымны киметергә мөмкинлек бирәчәк», — дип ассызыклады Фәрид Габделганиев.
Очрашуга йомгак ясап, ТР Бизнес-омбудсмены калдыкларны эшкәртү тармагын үстерү өчен базарда катнашучыларның барысы арасында да мәнфәгатьләр балансын саклау мөһимлеген билгеләп үтте.
«Нәкъ менә шуңа күрә без эшкуарларның табигатьне саклау прокуратурасы һәм кызыксынган ведомстволар вәкилләре белән очрашуын ирекле форматта оештырдык, яклар ирекле рәвештә үзара фикерләр уртаклаша ала», — диде Фәрид Габделганиев.
Очрашу нәтиҗәләре буенча протокол төзеләчәк, аңа эшкуарлар җиткергән барлык тәкъдимнәр һәм искәрмәләр кертеләчәк. Аларга нигезләнеп, табигатьне саклау прокуратурасы үз тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте дәрәҗәсенә чыгарырга ниятли. Бизнес вәкилләре тарафыннан күтәрелгән иң актуаль һәм кискен сораулар Вәкаләтле вәкил аппараты һәм профильле ведомстволар тарафыннан игътибарга алынды.