«Тулаем территориаль продуктта кече һәм урта эшкуарлык өлеше буенча Татарстанда абсолют лидер»: ТР Бизнес-омбудсмены Әтнә районы эшкуарлары белән очрашты

2026 елның 23 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрид Габделганиев Әтнә районы эшкуарлары белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашуда шулай ук район башлыгы Рөстәм Хисамиев катнашты.

Әтнә районының тулаем территориаль продуктында кече һәм урта бизнес өлеше 73% тәшкил итә. Бу күрсәткеч соңгы бер елда тагын 0,9 процентка арткан.

«Безнең район өчен кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү -  ул икътисади күрсәткеч кенә түгел, бу - эш урыннары, гаиләләребезнең иминлеге һәм авылларыбызның ышанычлы киләчәге», — дип ассызыклады район башлыгы Рөстәм Хисамиев.

Аның сүзләренчә, район территориясендә 271 кече һәм урта эшкуарлыкның субъекты эшчәнлек алып бара, бу 2025 ел белән чагыштырганда 13,9%ка күбрәк. Эшкуарлар санының үсү темплары буенча район республикада икенче урынны, ә яңа ачылган предприятиеләр буенча беренче урынны алып тора. Кече һәм урта бизнесның әйләнеше 10,7 миллиард сум тәшкил итә (Татарстанда бишенче урын), үсеш темпы — 39%.

«Әтнә районы - тулаем территориаль продуктта кече һәм урта эшкуарлык өлеше буенча Татарстанда абсолют лидер. Бу биредәге уңайлы эшлекле мохит һәм эшкуарларның үз көчләренә ышануы турында сөйли», - дип билгеләп үтте Фәрид Габделганиев.

Бизнес-омбудсмен Татарстан Республикасында эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде. Ул агымдагы елның беренче яртыеллыгында Вәкаләтле вәкил адресына 495 мөрәҗәгать керүен, һәм 19 мөрәҗәгатьнең Әтнә районыннан булуын әйтте. 80% очракта эшкуарларның мәнфәгатьләрен яклау уңышлы булган, ә калган очракларда җентекле юридик консультацияләр тәкъдим ителгән.

Хәзерге вакытта эшкуарлар тарафыннан килгән мөрәҗәгатьләренең якынча 23%ы хакимият һәм җирле үзидарә органнарының гамьсезлегенә кагыла.

«Эшкуарны кабул итәләр, тыңлыйлар, елмаялар, әмма аның соравы барыбер чишелмичә кала. Бу эшкуарларда  ышанычны киметә. Шуңа күрә мондый очраклар бездә аерым контрольдә тора, - диде Фәрид Габделганиев. - Әйе, мәсьәлә эшкуар мөрәҗәгать иткән ведомство яки хакимият органы дәрәҗәсендә генә чишелә торган булмаска да мөмкин. Әмма, беренчедән, моны аңа аңлатырга кирәк, икенчедән, безнең тарафтан федераль дәрәҗәдә күтәрелгән авыр мәсьәләләрне чишү очраклары бар.

Ул мисал итеп РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның җиңел сәнәгать товарларын маркировкалау срокларын ярты елга озайту турындагы карарын китерде. Бу карар 2025 елның августында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатеннән соң кабул ителгән иде. Ә барысы да шул ук елның мартында Буа муниципаль районы эшкуарларының берсе ТР Бизнес-омбудсмены белән чираттагы очрашу вакытында күтәргән сораудан башланган.

Очрашу барышында Әтнә эшкуарлары түбәндәге сорауларны күтәрде:

  • инвестицион проектларны үстерү максатыннан, Себер түләмәсе күмелгән урыннар тирәсендәге саклагыч зоналарны кечерәйтү;

  • инженерлык челтәрләренә техник тоташу бәясе;

  • авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен дизель ягулыгына бәяләр үсү;

  • социаль эшкуарлыкны үстерүдә ярдәм итү.

Барлык сораулар буенча Фәрид Габделганиев җентекле аңлатмалар бирде һәм иң кискен проблемаларны өйрәнергә кушты.

Очрашу тәмамлангач, бизнес-омбудсмен һәм район башлыгы Югары Шашы авылындагы «Таң» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының төзелеп килә торган фермасында булды, ул  3000 башка исәпләнгән. Компания җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин проект турында сөйләде һәм яңа фермага кадәр юл салуда ярдәм итүләрен сорады.

«Бу очракта сүз административ басым турында түгел, ә инфраструктура чикләве турында бара. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм федераль министрлык линиясе буенча төрле ярдәм программалары эшли. Эшкуар бу масштаблы проектны җиңелрәк тормышка ашыра алсын өчен, без, муниципалитет белән бергә бердәм булып, ярдәм кулы сузарга, бу мәсьәләне чишүнең иң кулай юлларын тәкъдим итәргә тиешбез», - дип ассызыклады Фәрид Габделганиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International