Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрид Габделганиев бүген эшлекле сәфәре кысаларында Түбән Кама районының җитештерү мәйданчыкларында булды һәм эшкуарлар белән «Мөһим сөйләшүләр: бизнес һәм хакимият» дип исемләнгән пленар сессия уздырды. Очрашуда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев та катнашты.
Фәрид Габделганиев «Кама аръягы индустриаль паркы» җитештерү-склад базасы территориясендә яңа гына ачылган Wildberries компаниясе складында, шулай ук «Түбән Кама» сәнәгать паркы резидентлары булган «ПЛАСТДЕЛО», «Метакам», «Бакелит» һәм «СОВИТАЛ» предприятиеләре мәйданчыкларында булды. Предприятие җитәкчеләре үзләренең үсеш планнары белән уртаклашты һәм бизнесларын киңәйтү өчен нинди мәсьәләләрне чишәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Пленар сессияне ачып, ТР Бизнес-омбудсмены Түбән Каманың Россиядәге иң зур сәнәгать үзәкләренең берсе булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта биредә кече һәм урта бизнесны үстерүгә дә зур игътибар бирелә.
«Беренче Эшкуар йорты Казанда ачылса, икенчесе нәкъ менә Түбән Камада барлыкка килде. Бу - эшкуарлар бергәлегенә булган игътибарның күрсәткече», - дип ассызыклады Фәрид Габделганиев.
Ул эшкуарлар хокукларын яклау институты эшчәнлегенә кыскача тукталып үтте. Иң төп нәтиҗә: әгәр 2020 елда мөрәҗәгатьләрнең 42%ы контрольлек итү-күзәтчелек органнары гамәлләренә карата шикаятьләр булса, 2025 елда мондый бер генә шикаять тә теркәлмәгән.
«Беренче чиратта, бу - ТР Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның һәркөнлек системалы эшчәнлеге нәтиҗәсе. Хәзерге вакытта Татарстандагы барлык контрольлек итү-күзәтчелек органнарының эше бизнеска административ басымны киметүгә юнәлтелгән, моны ТР Прокуратурасы да җентекләп күзәтеп бара. Шулай ук профилактика өчен визитлар да зур ярдәм булды - бу, асылда, тармакның иң яхшы экспертлары уздыра торган бушлай аудит дигән сүз. Алар җәзага тартмый, ә кайсы урыннарда кагыйдә бозулар булырга мөмкинлеген һәм аларны ничек төзәтергә кирәклеген аңлаталар», — дип ачыклык кертте Фәрид Габделганиев.
Салым йөкләнеше турындагы сорауга җавап биргәндә, ТР Бизнес-омбудсмены Татарстанның 2022 елда Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасын (АУСН) керткән беренче пилот төбәк булуын искәртте. Нәкъ менә шушы режимда елына 60 миллион сумлык керем чиге сакланып кала, моннан түбәнрәк керем булганда өстәлгән кыйммәткә салым (НДС) түләнми.
«ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның шушы алдан күреп кабул ителгән карары ярдәмендә уннарча мең эшкуар 2026 ел башында бик тиз АУСН системасына күчә алды. Алар өчен НДС түләү чигенең 20 миллион сумга кадәр калдырылуы бернинди кыенлык тудырмады. Бу адымны да бизнесны яклау чарасы дип карарга була», – дип белдерде вәкаләтле вәкил.
Шәһәр кафеларының берсенең финанс яктан кыенлыклар кичерүче җәмәгать туклануы предприятиеләренә ярдәм итү чараларын әзерләүне сорады. Түбән Кама мэры бу проблеманың системалы характерда булуын раслады. Фәрид Габделганиев эшкуардан төгәл саннар һәм тәкъдимнәр язылган мөрәҗәгать әзерләвен сорады, әлеге мәсьәлә ТР Икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабында каралачак.
«Республиканың аерым тармакларда системалы сорауларны тиз арада хәл итү тәҗрибәсе бар. Нигез итеп алганда, ТР Рәисе ярдәме белән без федераль дәрәҗәдә җиңел сәнәгать товарларын маркировкалау срокларын озайтуга ирештек. Хәзер бу мәсьәлә буенча проблемалар бөтенләй калмады диярлек», - дип искәртте ул.
Кайбер эшкуарлар товарларга һәм хезмәтләргә ихтыяҗның кимүенә зарлана. Бу сорауга җавап биреп, Радмир Беляев Түбән Кама предприятиеләре продукциясенең республикада да, аннан читтә дә зур ихтыяҗга ия булуын ассызыклады.
«Үз планнарыгыз турында безгә сөйләргә оялмагыз. Без Түбән Кама бизнесы продукциясен барлык мөмкин булган юллар белән алга этәрергә әзер», - дип белдерде мөрәҗәгать итүчеләргә шәһәр мэры һәм товарларны максатчан таныту өчен Түбән Кама эшләнмәләренең даими эшли торган күргәзмәсен оештырырга тәкъдим итте.
Шулай ук квалификацияле кадрлар җитмәү мәсьәләсе дә күтәрелде, бу исә җитештерүне киңәйтергә комачаулый.
«Бу проблема комплекслы эш таләп итә - башка төбәкләрдән килгән белгечләргә фатирлар бирүдән алып, яшьләрне урыннарда укытуга кадәр. Компанияләргә Түбән Кама колледжлары белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә, кирәкле юнәлешләр буенча махсус кафедралар оештырырга, җиһазлар һәм укытучылар җәлеп итүдә ярдәм кулы сузарга тәкъдим итәм», - дип мөрәҗәгать итте эшкуарларга мэр.
Йомгаклау өлешендә Радмир Беляев эшкуарларга ачыктан-ачык фикер алышканнары, сорауларның сыйфатлы һәм катнашучыларның актив булулары өчен рәхмәт белдерде.
«Без һәрвакыт диалогка ачык. Сезнең сораулар, сездәге көч һәм үсү теләге - районның һәм бөтен республиканың икътисадын алга этәрүче төп ресурс булып тора», - дип йомгаклады Фәрид Габделганиев.