«Бердәмлек» һәм логистика: Татарстан бизнес-омбудсмены Тукай районының кооперация потенциалын һәм яңа логистик мөмкинлекләрен бәяләде

2026 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрид Габделганиев Тукай муниципаль районына эш сәфәре барышында район башлыгы Камил Нәҗмиев белән берлектә «Бердәмлек» авыл хуҗалыгы кооперативында һәм «Бер пояс һәм бер юл» контейнер терминалында булды. Сәфәрнең максаты - уңышлы бизнес тәҗрибәсен өйрәнү, дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген бәяләү һәм эшкуарлыкны үстерүдәге киртәләрне ачыклау.

Иске Ерыклы авылындагы «Бердәмлек» авыл хуҗалыгы кулланучылар җәмгыяте дистәләгән фермерны һәм шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларын берләштерә. Кооператив продукцияне саклау, эшкәртү һәм сату мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә, Чаллыдагы социаль учреждениеләргә яшелчәләр китерә. Хәзерге вакытта предприятие Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты ярдәмендә автоматлаштырылган яшелчә саклагыч төзүне тәмамлый.

Кооперативны Район фермерлары ассоциациясе башлыгы һәм Вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкиле Минталип Миңнеханов җитәкли. Ул улы Рәмис белән бергә кунакларга җитештерү буйлап экскурсия үткәрде. «Без заманча җиһазлар - сортировкалау линияләре һәм автоматлаштырылган саклау участоклары кулланабыз. Бу кул белән башкара торган эшне киметә һәм продукциянең сыйфатын гарантияли», - дип сөйләде Минталип Миңнеханов.

Фәрид Габделганиев кооперативның эшен югары бәяләде. «Бердәмлек»нең тәҗрибәсе агробизнесның дөрес оештыру һәм ярдәм булганда нәтиҗәле үсә алуын күрсәтә. Мондый модельне башка районнарда да кулланырга кирәк. Безнең бурыч - аларның үсеше өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру. Эшлекле климатны яхшырту юнәлешендәге эш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов куйган системалы бурыч кысаларында алып барыла», - дип билгеләп үтте ул.

Күптән түгел төзелгән «Бер пояс һәм бер юл» контейнер терминалының куәте елына 100 мең контейнер тәшкил итә. Склад мәйданы - 170 мең квадрат метр. Юлларның озынлыгы - 1050 метр. Терминал берьюлы 6 поездка кадәр кабул итә ала. Терминал Россия белән Кытай арасында товарлар ташуга юнәлтелгән. Компаниянең башкарма директоры Хәйдәр Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, комплекс бизнес өчен яңа мөмкинлекләр ача һәм предприятиеләргә халыкара базарларга чыгарга ярдәм итә.

Камил Нәҗмиев сүзләренчә, эшкуарларның район икътисадына керткән өлеше 50 процентка якын. «Безнең бурыч - җирле җитештерүчеләрнең логистик чыгымнарын киметү һәм кече һәм урта бизнес өчен яңа мөмкинлекләр булдыру. Шуңа күрә без бүген кече һәм урта бизнес вәкилләренең контейнер ташуларын куллану һәм терминал белән кече бизнес арасында кооперация чылбырларын булдыру мөмкинлеген карадык».

Очрашуларга йомгак ясап, Фәрид Габделганиев мондый сәфәрләр бизнес ихтыяҗларын яхшырак аңларга һәм республикада эшлекле климатны яхшыртырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. «Бу предприятиеләрнең тәҗрибәсе Татарстанда эшкуарлыкны үстерү өчен файдалы булачак, ә безнең уртак эшебез төбәктә бизнес алып бару өчен тагын да уңайлырак шартлар булдырырга ярдәм итәчәк».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International