Россия Федерациясе Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе Казанның «Реберная на Баумана» ресторанында профилактик визит үткәрде.
Профилактик чараны үткәрү инициативасын җәмәгать туклануы оешмасының җитәкчесе тәкъдим итте. Ул күзәтчелек органын үз предприятиесендә санитар-эпидемиологик таләпләрнең һәм башка нормаларның үтәлүен тикшерү өчен чакырды. Профилактик чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрид Габделганиев та катнашты.
Чара барышында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Алсу Хәсьянова җәмәгать туклануы оешмасының эш бүлмәләрен карады, ризык әзерләү процессының санитар таләпләргә туры килүен бәяләде һәм кайбер эш процессларын оештыруны яхшырту өчен киңәшләр бирде.
«Без үз оешмаларына профилактик визит белән килергә чакыручы эшкуарлар булуга бик шат. Бүген без объектның барлык таләпләргә туры килүенә инандык. Берничә генә әйберне төзәтергә киңәш иттек, ләкин алар системалы рәвештә кабатлана торган хаталар түгел. Иң мөһиме - эшкуар үзенең җаваплы позициясен һәм санитария-гигиена кагыйдәләрне үтәргә әзерлеген күрсәтте», - дип билгеләп үтте Алсу Хәсьянова.
Фәрид Габделганиев билгеләп үткәнчә, профилактик визит – ул иң яхшы экспертлардан бушлай консультация алу мөмкинлеге. Визит барышында бернинди дә санкцияләр янамый, эксперт учреждениенең эшен имин һәм нормаларга ярашлы итеп оештыру өчен киңәшләр һәм күрсәтмәләр бирә.
«Мондый алым барыбыз өчен дә отышлы: бизнес ресурсларын саклый, кулланучылар имин хезмәтләр ала, ә күзәтчелек органнары чыннан да проблемалы урыннарга игътибар итә ала», - дип ассызыклады бизнес-омбудсмен. Аның сүзләренчә, үзара хезмәттәшлекнең мондый форматы административ йөкләнешне киметүнең һәм эшкуарларның хокукый белемен арттыруның нәтиҗәле коралы булып тора.
«Без бу эшне ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов куйган системалы бурыч - бизнеска административ йөкләнешне киметү һәм тикшерүләрдән профилактикага күчү бурычы кысаларында алып барабыз. Алга таба да профилактик чараларны популярлаштыруны һәм эшкуарларга алардан файдаланырга булышуны дәвам итәчәкбез», - диде Фәрид Габделганиев.
Ресторан җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Бауман урамы – Татарстан башкаласына килгән һәр кунак бара торган урын. «Без Казанның гастрономик үзенчәлеген күрсәтәбез. Безнең хата ясарга хакыбыз юк. Моны аңлап, без Роспотребнадзор хезмәткәрләрен рестораныбызда тикшерү уздыру өчен чакырырга булдык, бу безгә кимчелекләребезне күрергә ярдәм итте», - дип сөйләде ул.
Шулай ук җитәкче ТР бизнес-омбудсменына рәхмәт белдерде. «Бу безнең өчен авыр карар булды. Борчуларыбызны таратырга ярдәм иткән бизнес-омбудсменга рәхмәт. Профилактик визит барышында бик күп файдалы мәгълүмат алдык», - дип ассызыклады ул.